Гомуми белем бирү учреждениеләренең 5 сыйныфы өчен дәреслек. — Русчадан А.М. Камалов тәрж. — Казан: ХӘТЕР, 2012.
Китап «Русское слово» нәшриятында җәмгыять белеме дәреслекләренең яңа юнәлешен ача.
5 сыйныф дәреслегенең эчтәлеге кешегә һәм аның янәшәсендәге иҗтимагый мохитка (гаилә, дуслар, укучылар коллективы) багышлана. Шәхесләр арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрнең әхлакый нигезләренә аерым игътибар бирелә. Дәреслек гади, аңлаешлы язылган, анда бишенче сыйныф балаларына көндәлек тормышта юнәлеш бирүче төрле мисаллар китерелгән, бизәлеше уңышлы.
Эчтәлеге 2010 елгы төп гомуми белем бирү Федераль дәүләт мәгариф стандартына һәм Төп гомуми белем бирүнең якынча программасына тулысынча туры килә.
Дәреслек гомуми белем бирү учреждениеләре: мәктәпләр, гимназияләр һәм лицейлар өчен әзерләнгән.